Министрлыкта республиканың бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре белгечләре белән очрашу узды

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

31 октябрьдә Игенчеләр саренда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов яшь белгечләр – республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, Федераль салым хезмәтенең, «Ак Барс» банкының икътисадчылары һәм бухгалтерлары белән очрашты.

Башта Ришат Хәбипов очрашуга килүчеләрне Татарстан агросәнәгать комплексының торышы белән таныштырды.

«Тармакта төрле милек рәвешләрендәге предприятиеләр эшли, болар – эре агрохолдинглар, урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, – дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов. – Аларның барысы өчен дә дәүләт ярдәме программалары каралган».

Министр билгеләп үткәнчә, 2015 ел йомгаклары буенча барлык категория хуҗалыклардан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 213,7 млрд. сумлык булган. «“Татарстан-2030” стратегиясе кысаларында бу күрсәткеч 2030 елга ике мәртәбә артырга тиеш. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы предприятиесе һәр елны5% үсеш тәэмин итәргә тиеш», – дип ассызыклады Ришат Хәбипов.

Соңгы елларда авылларда инфраструктура өлешендә күп эшләр башкарылды, диде министр урынбасары.«Бүгенге көндә тармак буенча уртача хезмәт хакы 18,4 мең сум тәшкил итә», – дигән мәгълүмат бирде спикер.

Кадрлар сәясәте кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шактый чаралар башкарыла. Шулар арасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан студентларга 10 мең сум күләмендә стипендияләр түләү, яшь белгечләргә эшкә керешер алдыннан ярдәм итү өчен түләүләр (подъемные), югары уку йортларын тәмамлап кайтучы белгечләргә 200 мең сум күләмендә бюджеттан өстәмәләр бар. Моннан тыш, АПКның яшь белгечләренә авыл территорияләрен үстерү программасы буенча торак алуга субсидияләр алганда өстенлек бирелә һ.б.лар.

«Күпчелек предприятиеләргә хәзер исәп-хисап белән эш итүче компетентлы белгечләр кирәк. Исәпкә алуны автоматлаштыруда запас частьләр санын, ягулык-майлау материалларын, хәтта калган терлек азыгын да көн саен исәпкә алу күздә тотыла», – дип сөйләде Ришат Хәбипов.

Аның әйтүенчә, шундый белгечләр предприятие җитәкчеләренә перспективаны күздә тотып эшләргә этәргеч бирергә тиеш. «Үсеш нокталарын ачарга, тәҗрибәләр өйрәнергә һәм аларны тормышка ашырырга кирәк. Икенче мөһим мәсьәлә – хезмәткәрләрне кызыксындыру чараларын эшләү», – дип ассызыклады министр урынбасары.

Очрашу тәмамланганда Ришат Хәбипов белгечләр сорауларына җаваплар бирде һәм аларга һөнәри уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренең АПКның яшьбелгечләре белән шундый форматта очрашулары алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International