Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы өстәл теннисы спартакиадасында 3 нче урынны алды

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Кичә, 30 октябрьдә, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасын үткәрү кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышлар Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәге базасында үтте.

Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Ләйсән Гизатуллина, Илфир Мусин, Алмаз Галимҗанов һәм Рәсил Гыйләҗев составындагы командасы 3 нче урынны алды.

1 нче урынга Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы чыкты, 2 нче урында –Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командасы.

Министрлык командасын җиңүгә ирешүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International