29 октябрьдә Игенчеләр сарае каршындагы скверда «Гадәти булмаган чәй фестивале» бәйрәм чарасы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов,Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, “Казань” агросәнәгать паркы” ААҖ генераль директоры Олег Власов һәм башкалар катнашты.
“Гадәти булмаган чәй фестивале” бәйрәменә килүче кунаклар чәй культурасы белән таныштылар, тәмле итеп, җиренә җиткереп пешерелгән, тәнгә сихәт бирә торган кайнар чәйдән, кондитер әйберләреннән, быелгы татлы җиләк-җимеш кайнатмаларыннан авыз иттеләр. “Татарстанның урман үләннәре” ПК үләннәрдән хуш исле чәй әзерләде. Килүчеләргә төрле үлән өстәлмәләре белән чәйләр тәкъдим иттеләр.«Без монда кешеләрне сөендерү һәм аларны гаҗәпкә калдыру теләге белән килдек», – дип сөйләде «Байлык” ҖЧҖ директорының чәй юнәлеше буенча ярдәмчесе Диана Закирова.
Бәйрәм кунакларын Зөлфәт Сөнгатуллин бал белән сыйлады. Аның һәм аның әтисе Камилнең Лаеш районында үз умартачылыгы бар. «Юкә, карабодай, чәчәк, болын балы бар, – дип сөйләде умартачы. – Шулай ук үләннәр җыеп киптерәбез. Бүген бик матур һәм кызыклы чара оештырылган, без бик шат монда килүебезгә».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов бу чарада үзе дә катнашты – барлык мәйданчыкларны карап чыкты, джем белән чәй эчте һәм монда килгән кунаклар белән аралашты. Журналист соравына җавап биреп, министр, һәр чәйнең үз билгеләнеше бар, диде. «Чәйнең кайберләре витаминлы, кайсылары тәме белән аерыла, кайберләрен мунчадан соң эчәргә яхшы. Аларның сихәте дә шуңа бәйле, кешеләр дә аны шуннан чыгып эчәләр», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Бу чараның иганәчеләре «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖ һәм «Эссен Продакшн АГ» АҖ үзләренең кондитер продукциясен – кекслар, печенье, зефир, варенье, джем һәм башкалар татлы әйберләр алып килгәннәр иде.
Моннан тыш, килүчеләр өчен төрле уеннар оештырылды, аларны танылган татар җырчылары – Илназ Бах, Илназ Гарипов, «Болгар кызлары» өчлеге үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр.
Исегезгә төшерәбез, Казан халкы һәм кунаклары өчен мондый чаралар Игенчеләр сарае каршындагы скверда 2017 елның 25 февраленә кадәр ике атнага бер мәртәбә шимбә көннәрендә уздырыла. Чараларны оештыручылар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге (Гостехнадзор), «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ, «РАЦИН» ДУП, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының РИВЦ» ДУП һәм Татарстан Республикасы «Уңыш» ФСО.