Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов: республика беренче мәртәбә 2,3 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җыя

2016 елның 29 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында шикәр чөгендере уңышын җыю төгәлләнеп килә. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков үткәрде.

Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, шикәр чөгендере 62,4 мең га, ягъни 99% мәйданда җыелган, тагын 500 га чамасы җыясы калган (Буа һәм Тәтеш районнарында).

Барысы 2 млн. 261 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган. Уңдырышлылык - гектардан 362 центнер тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, республика беренче мәртәбә 2,3 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җыя.

«Хуҗалыклар өчен шикәр чөгендере җитди акчалата керем алу чыганагы, - ди Марат Әхмәтов. - Чөгендер - үтә торган товар. Җитештерүдә дә, эшкәртүдә дә аннан шактый табыш алалар». Ул шикәр чөгендереннән табыш ала торган хуҗалыкларны мисал итеп китерде. Аны уңышлы җитештерүче буларак, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Чынлы» ҖЧҖен үрнәк итеп китерде ул. «700 га мәйданда шикәр чөгендере үстереп, хуҗалык 35 мең тонна уңыш җыеп алды. Шикәр чөгендерен тапшырып, хуҗалык 2,7 мең тонна (давальческий схемасы буенча) шикәр комы ала. Бу товарның бәясе 100 млн. сумнан артып китә. Хуҗалыкка һәр гектар 140 мең сумнан артык табыш китерә, җитештерүнең табышлылыгы 100%тан артык. Нәтиҗәдә, икътисадны күзаллау кыен түгел», - дип сөйләде министр.

Республикада шулай ук шикәр чөгендерен эшкәртү дә план буенча бара, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. Республикадагы өч шикәр заводы да өзлексез эшли. Тәүлек буена 16 мең тонна шикәр чөгендере ваклана, 2,4 мең тонна эшкәртелә. Сезон башланганнан бирле 133 мең тонна шикәр комы җитештерелгән.

«Октябрь аенда көннәрнең яхшы торуы да чөгендерне вакытында җыеп алуга ярдәм итте, - дип әйтте Марат Әхмәтов. - Чөгендер җыю комбайннарына көч килә, әлбәттә. 123 комбайн бар, аларның күбесе эшләп “арган” инде. Шикәр чөгендере белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы формированиеләренә яңа комбайннар сатып алу турында уйларга кирәк».

Аннары ул ашлык кукурузын җыюның барышы турында сөйләде.

Быел хуҗалыклар бу юнәлештә уңай тәҗрибә тупладылар. 89 мең гектарда 274 мең тонна ашлык суктырылган. Республика буенча уртача уңдырышлылык 30,8 ц/га тәшкил итә. Тагын 7 мең гектар мәйданда суктырасы калган.

Якын арада ашлык кукурузын җыю да төгәлләнәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фикере буенча, киләсе елда бу культураның мәйданын һәм аның уңдырышлылыгын арттыру динамикасын саклап калырга кирәк.Ул терлекчелекне үстерүдә ашлык кукурузының әһәмиятен ассызыклады. «Тукландыру рационында ашлык кукурузы булган хуҗалыкларны без терлекчелеккә зур игътибар бирүчеләр итеп саныйбыз», - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай ук алдагы ел уңышы өчен районнар һәм хуҗалыклар тарафыннан минераль ашламалар туплау буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсен дә искә алды - ашламалар күләме бер гектарга 65 килограммнан да ким булмаска тиеш. Районнар һәм инвестор-компанияләр тарафыннан моның үтәлүенә даими рәвештә мониторинг үткәрелә.

Минераль ашламаларны бүгенгә иң күп туплаучылар – Сарман, Зәй, Тукай, Әлки, Мөслим районнары.

Бу эштә арттарак калган районнар: Лаеш, Бөгелмә, Менделеевск, Чирмешән, Яңа Чишмә, Кама Тамагы,Әгерҗе, Чүпрәле муниципаль районнары һәм башкалар.

Марат Әхмәтов шулай ук республикада минераль ашламалар җитештерүче үз заводларыбызның булуы турында әйтеп узды. Болар - «Менделеевсказот» һәм «Аммоний» комплексы.

Заводлар эшли, әмма бәяләр иң түбән булган (тоннага уртача 11 мең сум чамасы) сентябрь-октябрьайларындагы продукция республикадан читкә китте, дигән мәгълүмат бирде министр. - Ноябрь аеның төп күләмнәренә дә контрактлар төзелгән». Марат Әхмәтов булачак уңыш өчен минераль ашламалар сатып алу мәсьәләсенә игътибарны арттырырга кушты. «Чәчү якынлашкан саен, аларның бәясе дә кыйммәтрәк була бара, - диде ул. - Вакыттан файдаланып калырга кирәк».

Илдар Халиков, үз чиратында, Марат Әхмәтовтан алга таба да нәтиҗәле һәм план буенча уңышлы эшләүче, авыл хуҗалыгы тармагының табышлы булуын раслый торган хуҗалыкларны күбрәк мисалга китерүне сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International