Быел Татарстанда беренче мәртәбә 2,3 миллион тонна шикәр чөгендере җыелырга тора. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
«Без 2 млн. 50 мең тонна шикәр чөгендере җыйдык, иң күбе – 2 млн. 100 мең тонна. Августта чөгендер эсселәр аркасында бөтенләй үсмәде диярлек, явым-төшем дә аз булды, әмма сентябрьә хәлләр үзгәрде, һәм быелгы ел өчен уңыш начар түгел – 362 ц/га. Быел чөгендер эшкәртү күләме буенча максималькүрсәткечкә ирешә алдык, ул тәүлеккә 16 мең тонна тәшкил итә, узган ел – 14,5 мең тонна иде», – дидеспикер.
Шикәр чөгендере быел 63,2 мең гектар мәйданда чәчелде, бүгенгә 62,4 мең гектары җыелган, ягъни – 99проценты. 2 млн. 261 мең тонна татлы тамыр җыелган.
Зәй районында 500 мең тоннадан артык шикәр чөгендере җыелган, уртача уңдырышлылык – 418 ц/га, Буа районында – 332 мең тонна, уртача уңдырышлылык – 388 ц/га. Республика буенча иң югары уңдырышлылык Актаныш муниципаль районының “Әнәк” ҖЧҖендә – 520 ц/га.
«Быел заводларны модернизацияләү һәм реконструкцияләү нәтиҗәсендә без шикәр чөгендерен эшкәртү куәтен арттыра алдык. Нәтиҗәдә, 285 мең тонна шикәр комы алырга өметләнәбез. Республиканың бу продукциягә ихтыяҗы 100 мең тоннадан аз гына артыграк, шуңа күрә Татарстаннан читкә дә җибәрәчәкбез», – дигән мәгълүмат бирде журналистларга Илдус Габдрахманов.
Татарстанда быел чәчүлек мәйданнары 2,9 млн. га иде, шул исәптән көзге культуралар – 514,6 мең га,бөртеклеләр һәм кузаклылар – 1587,9 мең га (язгы бөртекле культуралар – 1073,3 мең га). Рапс 101,2 мең га мәйданда чәчелде, көнбагыш – 110,3 мең га, республика авыл хуҗалыгы оешмаларында бәрәңге һәм яшелчәләр – 86,1 мең га, азык культурлары – 1 млн. га.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары сүзләреннән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы оешмаларында бәрәңге 8 мең га мәйданда җыелган, ягъни - 100%. 137,1 мең тонна бәрәңге алынган, уңдырышлылык – бер гектардан уртача 172 центнер. Яшелчәләр 2,1 мең га мәйданда (100 процент) җыелган, барлык җыем 63,6 мең тонна тәшкил итә.
Ашлык кукурузы 87,5 мең га (91 процент) мәйданнан 269,2 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык – 30,8 ц/га. Көнбагыш – 109,4 мең га (99 процент). 136,8 мең тонна май орлыгы суктырылган, уртача уңдырышлылык – 12,5 ц/га.
«Без көнбагыш чәчү мәйданын арттырдык. Уңдырышлылык белән мактанып булмый әле, гектардан нибары 12 центнердан аз гына артыграк чыкты. Әмма күп хуҗалыклар, бик саклык белән булса да, чөнки бу яңа культура, көнбагыш белән шөгыльләнә башладылар. Аны урнаштыру буенча проблема юк, чөнки бу культураны эшкәртү өчен аның үз заводы – Казан май экстракцияләү заводы бар. Хуҗалыклар продукцияне тапшыралар да, шунда ук акчаларын да алалар», – диде Илдус Габдрахманов.
Спикер сүзләренә караганда, республикада терлек азыгы проблемасы юк – алар җитәрлек күләмдә әзерләнгән. «Татарстанда барлык төр хуҗалыкларда 1,1 миллион баш эре мөгезле терлек бар», – дип билгеләп үтте ул.
2017 ел уңышы өчен республикада көзге культуралар 570 мең га мәйданда чәчелә.
«Бүгенгә чәчүлекләрнең 95 проценты диярлек чәчелгән. Татарстанда 1,6 миллион га мәйдан бөртеклеләргә бирелсә, шуның 640 гектарында көзге культуралар чәчәргә кирәк. Быел без 600 гектардан артыграк чәчмәкче идек, әмма сентябрьдән көчле яңгырлар башланды, шуңа күрә чәчүне туктатырга туры килде, ә чәчүлек мәйданнары әзер иде үзе».
Республикада туфракны төп эшкәртү 1 млн. 870,8 мең га (99 процент) мәйданда башкарылды, шул исәптән тирәнтен эшкәртү – 447,8 мең га. туфрактагы дымлылык катламы - ТР буенча 150 мм тәшкил итә.
«Дымлылык узган елга караганда начаррак, былтыр ул 180-200 мм иде. Быел республиканың төньяк районнарында – Балтач, Әтнә, Арчада – 180-190 мм. Көньяк-көнчыгышта – Бөгелмә, Баулы, Ютазырайоннарында – 2,5 мәртәбә азрак. Быел туфрак эшкәртү тизрәк барды», – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары. Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 39,8 мең тонна ашлама тупланган, ягъни гектарга 14 кг чыга (көзге чәчүне дә исәпкә алып).
«Соңгы елларда ашлама кертү динамикасы кимү ягын алган иде. Татарстан Республикасы Президенты бурыч куйды – киләсе ел уңышы өчен бер гектарга кертелә торган ашлама күләме 65 килограммнан да ким булмаска тиеш. Хәзер Министрлык моның буенча атна саен мониторинг уздыра, ашламалар бар, катнаш ашламалар эшләүчеләр дә бар. Күп районнар бу юнәлештә актив эшлиләр. Бүгенгә гектарга 14 кгисәбеннән ашлама тупланган инде. Бу узган елга караганда 5 килограммга артыграк», – дип сөйләде министр урынбасары.
Илдус Габдрахманов әйтүенчә, Татарстанда бөртеклеләр һәм сабан культуралары өчен орлык җитәрлек күләмдә салынган.