Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика территориясендә аеруча әһәмиятле продуктив авыл хуҗалыгы җирләре исемлеген раслау турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын әзерләде

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, республика территориясендә аеруча әһәмиятле продуктив авыл хуҗалыгы җирләрен саклап калу максатларында, аларның исемлеген раслау турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын әзерләде. Әлеге документ кызыксынучы барлык министрлыклар белән расланды. Проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына раслау өчен җибәрелде.

Татарстан Республикасы территориясендә аеруча әһәмиятле продуктив авыл хуҗалыгы җирләренә түбәндәгеләр керә: фәнни оешмаларның тәҗрибә-җитештерү бүлекчәләренең һәм югары белем бирү буенча мәгариф оешмаларының укыту-тәҗрибә бүлекчәләренең авыл хуҗалыгы җирләре, кадастр бәясе муниципаль район (шәһәр округы) буенча уртача кадастр бәясеннән 50 процентка һәм аннан күбрәк артып киткән авыл хуҗалыгы җирләре, сынаулар үткәрү, саклау һәм селекция казанышлары өчен файдаланыла торган авыл хуҗалыгы җирләре, ясалма сугарулы авыл хуҗалыгы җирләре, стационар сугару системалары һәм ябык киптерү системалары белән киптерелә торган җирләр. Бу исемлек Татарстан Республикасы Җир кодексының 40.1 статьясы нигезендә расланды.

Исемлеккә кертелгән җир кишәрлекләре турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланганнан соң Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми порталында һәм Интернет челтәрдә урнаштырылачак. Бу мәгълүматны, торак пунктлар чикләрен билгеләүдән яисә үзгәртүдән, линия объектларын төзүдән, Россия Федерациясенең халыкара йөкләмәләрен үтәүдән, ил оборонасын һәм дәүләт иминлеген тәэмин итүдән, файдалы казылмалар чыгарудан тыш, башка максатлар өчен куллану рөхсәт ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International