«Агрокөчләр» холдингы шикәр чөгендерен җыю сезонын рекорд күрсәткечләр белән тәмамлады

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

«Агрокөчләр» холдингы 2016 елда шикәр чөгендерен җыюда рекорд күрсәткечләргә иреште. Холдингның авыл хуҗалыгы җирләрендә 900 мең тонна шикәр чөгендере үстерелде, бу 2015 елга караганда 28%ка күбрәк. Бер гектардан уртача уңдырышлылык 450 центнерга кадәр җитә, әлеге тармакта бу иң югары күрсәткеч. Яңа«Amity» технологиясе буенча быел 84 мең тонна шикәр чөгендере алынган. Җыелган барлык уңыш “Зәй шикәре” ААҖенә тапшырыла. Кагатларны вентиляцияләү системасын модернизацияләү нәтиҗәсендәзавод чималны саклау срогын озайтуга иреште һәм чөгендерне эшкәртү сезонын гыйнварга кадәр дәвам итү мөмкинлеген алды. Компания планнары буенча 2016 елда “Зәй шикәре” заводында 1 миллион тоннадан артык чөгендер эшкәртеләчәк һәм 145 мең тонна шикәр әзерләнәчәк.

«2016 елда һава шартлары шикәр чөгендере өчен бик әйбәт булды. Шуның аркасында аны җыюга да былтыргыга караганда 2 атнага алданрак керештек. Чөгендернең сыйфат күрсәткечләре тармак буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Холдингның агрофирмалары бу күрсәткечләргә орлык материалын дөрес сайлау һәм чөгендерне үстерү технологияләрен җентекле үтәү нәтиҗәсендә ирештеләр. Киләчәктә без шикәр чөгендере мәйданын һәм алынган уңышның төп сыйфат күрсәткечләрен арттырырга уйлыйбыз», – дип сөйләде «Агрокөчләр» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

2016 елда шикәр чөгендере агрохолдинг чәчүлекләре мәйданының 16%ында чәчелгән иде. Гомумиән алганда, бу - 26,3 мең гектар, шуның 2 мең гектарында «Amity» инновацион технологиясе кулланылды.2017 елда холдинг шикәр чөгендере чәчүлеген - 33,8 мең гектарга кадәр җиткерүне, шул исәптән 8,3 мең гектарда шикәр чөгендерен америка технологиясе буенча үстерүне планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International