«Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең икътисадфакультеты студентлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшчәнлеге, шулай ук аның ведомствосындагы оешмаларның эше белән танышу максатында Игенчеләр сараенда булдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре – икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Евгений Рещиков, министр ярдәмчесе Илья Спиридонов катнашында түгәрәк өстәл узды.
Очрашу барышында республика аграр секторының икътисадый куәтен арттыру буенча стратегик бурычларны уңышлы хәл итү өчен авылда тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыру буенча чаралар күрергә, авыл хуҗалыгында белгечләр кытлыгын бетерергә һәм максатчан юнәлештә квалификациялекадрлар әзерләргә кирәклеге билгеләп үтелде.