Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Көл авылыннан Фирдәүс һәм Наил Садриевлар үз хуҗалыкларында 30 баш кәҗә һәм 30 баш кәҗә бәтие тоталар.
«Терлек асрауның үз мәшәкатьләре бар, әлбәттә, – дип сөйли Фирдәүс. – Башта без сыер асрадык, аннары кәҗәләр үрчетергә ниятләдек. Сөт сораучылар күбәйгәч, кәҗәләрнең баш санын арттырырга уйладык. Кәҗә сөтенең файдасы турында сәгатьләр буе сөйләргә була, ул бит кальцийга, аксымга, фосфорга һәм башка витаминнарга бай».
Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларның сүзләренә караганда, терлекләрне карарга аларның балалары да булыша икән. «Сөтнең майлылыгы бик югары, шуңа күрә аннан сөт өсте, катык, эремчек ясыйм. УлыбызЛенар әзер продукцияне Казанга алып китә, безнең үзебезнең даими сатып алучыларыбыз да бар. Кайчак үзем дә Казанга барам», – дип сөйләде Фирдәүс.
Хуҗалыкта кышкыга җитәрлек итеп азык әзерләгәннәр. Быел Садриевлар бер ана кәҗә һәм бер яшьтән зуррак бер кәҗә бәтие өчен 1 меңәр сумнан субсидия дә алдылар.
Кәҗәләрне абзардан чыгарып йөрткәндә, аларны Наил карый. «Алар бик җитезләр, шуңа күрә аларны гел күзәтеп торырга кирәк, без аларны күз угыннан югалтмаска тырышабыз», – дип сөйләде ул.