29 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Гадәти булмаган чәй фестивале» бәйрәменә кунаклар чакыра

2016 елның 28 октябре, җомга

Казанда “Аграрийларда кунакта” мәдәни-күңел ачу чаралары циклы дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәре халкы һәм кунаклары өчен мондый чаралар Игенчеләр сарае каршындагы скверда 2017 елның 25 февраленә кадәр ике атнага бер мәртәбә шимбә көннәрендә уздырылачак.

Бу атнада бәйрәм программасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әзерли, аерам алганда – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оештыру эшләре һәм социаль үсеш бүлеге, гомуми бүлеге, кадрлар бүлеге, фән, мәгариф һәм инновационтехнологияләр бүлеге, эшләр башкару һәм контроль бүлеге оештыра. 29 октябрьдә “Гадәти булмаган чәй фестивале” бәйрәменә килүче кунаклар чәй культурасы белән таныша алалар, тәмле итеп, җиренә җиткереп пешерелгән, тәнгә сихәт бирә торган кайнар чәй өстәле янында танылган татар җырчылары һәм бүтән башкаручылар белән әңгәмә корып утырырга, кондитер әйберләреннән, быелгы татлы җиләк-җимеш кайнатмаларыннан авыз итәргә мөмкин булачак. Чакырылган татар эстрадасы йолдызлары арасында Илназ Гарипов, «Болгар кызлары» өчлеге һәм Илназ Бах бар.

Чәй фестивале республиканың балалар коллективлары катнашындагы концерт-музыкаль программа белән үрелеп барачак. Моннан тыш, бәйрәм кысаларында бөтен дөньяның чәй культуралары күргәзмәсе,самоварлар күргәзмәсе, балалар өчен «Көзге кул эшләнмәләре» конкурсы оештырыла. Анимационкомандада балалар әкиятләреннән танылган персонажлар – Карлсон, Аю, Шляпник һәм башкалар булачак.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International