Казанда «Аграрийларда кунакта» чаралары циклы башланды

2016 елның 22 октябре, шимбә

Казанда “Аграрийларда кунакта” мәдәни-күңел ачу чаралары циклы башланды. Казан халкы һәм кунаклары өчен мондый чаралар Игенчеләр сарае каршындагы скверда 2016 елның 24 декабренә кадәр һәр атнаның шимбәсендә үткәрелә. Чараларны оештыручылар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге (Гостехнадзор), «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ, «РАЦИН» ДУП, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының РИВЦ» ДУП һәм Татарстан Республикасы «Уңыш» ФСО.

Беренче чараны Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең җитештерү-сәүдә оешмасы һәм Роосиякооперация институтының Казан филиалы бергәләп үткәрделәр. Ул “Кооперация көзе” дип аталды. Аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм башкалар килде.

Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев ачты, ул, кооперация хәрәкәтен үстерү авыл кешеләренә “шәһәр мохитенә керү” өчен һәм Татарстан җирендә үстерелгән экологик чиста продукцияне шәһәр халкына сату мөмкинлеген бирә, дип билгеләп үтте.«Мондый чаралар үткәрү – авыл хуҗалыгы һөнәрләрен, безнең аграрийларның, авыл хезмәтчәннәренең эшен популярлаштыру ул», – дип өстәде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.

Бүген Казан кооперация институты мөгаллимнәре һәм студентлары югары уку йортының тарихы, өйрәнелә торган фәннәр һәм үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Килүчеләр «Бухгалтер исәбе һәм финанслар», «Икътисад һәм инноватика» һәм башка кафедралар турында тирәнрәк мәгълүмат алдылар. «Таможня эше» кафедрасы студентлары бәйрәм кунакларына таможня контроле чаралары турында сөйләделәр, «Товар белеме һәм җәмәгать туклануы технологиясе» кафедрасы студентларыбарлык теләүчеләрне җиләк-җимеш сорбеты белән сыйладылар.

Бәйрәмдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты хәрәкәте кысаларында мастер-класслар үткәрелде.

Казан кооперация институтының укыту-методика идарәсе белгече Алисә Габдрахманова килүчеләргә матур итеп өстәл сервировкаларга өйрәтте. «Сервировканы белү – бу – чемпионатның “Ресторан сервисы” компетенциясендәге биремнәрнең берсе”, – дип әйтте Алисә Габдрахманова.

Җәмәгать туклануы технологлары үзләренең карвинг осталыгын, ягъни яшелчә һәм җиләк-җимешләрне матурлап кисү үрәкләрен күрсәттеләр. «Безнең институтта һәрберсе шундый матур әйберләр ясарга өйрәнә ала, – дип сөйләде студентка Екатерина Денисова. – Миңа бу бик ошый, һәм мин моны киләчәктә үз тормышымда кулланачакмын».

«Гаврош” социаль приюты балаларына ярдәм итү максатында, чара кунаклары югары уку йорты студентлары тарафыннан эшләнгән төрле кәгазь эшләнмәләрен, бәйләнгән әйберләрне һ.б. сатып алдылар.

Бәйрәмдә шулай ук төрле конкурслар, интеллектуаль уеннар, викториналар үткәрелде. ИЖ ретро-мотоциклы һәм ГАЗ-21, ГАЗ-69 автомашиналары презентациясе, билбау көрәше, армреслинг һәм башка спорт бәйгеләре булды.

Бәйрәмдә кооперация иститутының 1,5 меңнән артык студенты катнашты. Милли көрәшне кунаклар аеруча зур кызыксыну белән карадылар.

«Көрәш – ара-тирә шөгыльләнеп алу гына түгел, ә тормыш рәвеше ул. Көрәш – спорт төре генә түгел, ә, иң беренче чиратта, үзеңне, үзеңнең холкыңны күрсәтү өчен көрәш ул. Мин җәмәгать туклануыфакультетында укыйм, минем һөнәрем “җәмәгать туклануы технологы” дип атала. Без, студентлар, шундый бәйрәм була дигәч, анда катнашырга үзебез теләк белдердек», – дип, үз фикерләре белән бүлештестудент Кәрим Зарипов.

Чарага институт студентлары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты ямь өстәде, ә кафеда кунаклар кайнар чәй эчеп җылындылар һәм милли ризыклар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International