Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының «Заиковский» ҖЧҖ быел иң беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап бетерде һәм кышкы саклауга куйды. Хуҗалыкта техник хезмәт күрсәтү буенча гына вак-төяк эшләр калды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Илгиз Хановәйтүенчә, хуҗалыкның машина-трактор паркында 23 трактор, 7 ашлык җыю һәм 2 азык җыю комбайны бар.