Киләсе атнада «Нурлат аграр техникумы» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасында “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатының чираттагы этабы кысаларында эчке ярышлар башлана.
Студентлар сигез компетенциядә үз осталыкларын тикшерәләр: пешекче һәм кондитер эше, татар милли ризыклары, икмәк-күмәч әйберләре, җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү, йөк техникасына хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, электр-монтаж эшләре.Барлык ярышлар йомгаклары буенча ноябрь ахырында команда төзеләчәк, ул «Нурлат аграр техникумы» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе исеменнән чемпионатның чираттагы этабында катнашачак.
Техникум директорының фән-методика эше буенча урынбасары Ирина Зайцева сүзләреннән аңлашылганча, «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә «Авыл хуҗалыгы механизациясе» белгечлегенә укучы 100 студент ярышачак. «Бу һөнәргә ихтыяҗ зур һәм студентлар да күп җыела, – дип сөйли Ирина Зайцева. – Студентлар авыл хуҗалыгы эшләре барышында предприятиеләрдә җитештерү практикасы узалар – аларда кирәкле барлык күнекмәләр бар».
Аның әйтүенчә, булачак белгечләрнең бу чемпионатта катнашу теләге зур. «Егетләр җиңүгә өметләнәләр. Алар, барлык технологик таләпләрне үтәп, биремнәрне үтәүгә ныклап, зур җаваплылык тоеп әзерләнәләр», – дип билгеләп үтте Ирина Зайцева.