Кыр-басулардан соңгы яңалыклар һәм авыл хуҗалыгы техникасын кышкы чорга әзерләүнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде. Видеоконференцэлемтәрежимында узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Николай Титов, узган атнада Татарстан аграрийлары 8 мең га мәйданнан шикәр чөгендере җыеп алдылар, барысы 2,1 млн. тонна продукция җыелган, уртача уңыш 361 ц/га тәшкил итә, дип хәбәр итте. Бүгенгә кырлардан шикәр чөгендерен 5 мең гектар чамасы мәйданда җыясы калган.
Николай Титов Зәй районын аерым билгеләп үтте, анда уртача уңдырышлылык гектардан 418 центнер тәшкил итә, 500 мең тоннадан артык татлы тамыр җыелган, бу – чөгендер игү тарихында район ирешкән беренче иң зур күрсәткеч. Рекорд куючыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады.
Моннан тыш, республикада тагын 14,5 мең га ашлык кукурузы һәм 17 мең га көнбагыш суктырасы калган.
Николай Титов, кыр эшләре тәмамланганнан соң, ГОСТ нигезендә барлык авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куелырга тиеш, дип өстәде.
Нотыкчы билгеләп үтүенчә, запас частьләрнең бәясе язга таба 20-30%ка арта. Шуңа күрә заказлар бирүне һәм беренче түләүләрне соңга калдырмаска кирәк. Николай Титов сүзләренә караганда, республика ел саен ремонт эшләренә 4 млрд. сум чамасы акча тота.
Киләсе елга кадәр барысы 11 мең трактор, 3 мең ашлык җыю һәм 800 азык җыю комбайны, 6 мең чәчкеч һәм шулай ук 6 мең культиватор, 2 мең катнаш агрегат, 500 чамасы чәчү комплексы ремонтланырга тиеш.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 690 ремонтлау остаханәсе бар, әмма аларның 490ы гына җылытыла, дип, билгеләп үтте министр урынбасары. заметил он.
Рөстәм Миңнеханов, нотыкчыны хуплап, техниканы эксплуатацияләү, техник хезмәт күрсәтү һәм кышкы чорга әзерләү процесслары зур чыгымнар таләп итә, дип, билгеләп үтте. Шуңа күрә, акчаларны янга калдыру өчен, булган бар мөмкинлектән файдаланырга кирәк, диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты, шулай ук машина-трактор паркларында кышкы чорда эшләү өчен кирәкле шартларны тудырырга кирәк, аерым алганда, җылылык белән тәэмин итәргә кирәк, дип, ассызыклады.
Николай Титов чыгышының азагында Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча бу атнада республиканың сөт трейдерлары һәм районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары белән 18 киңәшмә уздырылуы һәм аларда сөт бәясе мәсьәләләре каралуы турында мәгълүмат бирде.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына айга ике мәртәбә сөт сатып алу бәяләрен билгеләргә кушты. Әмма моны уйлап эшләргә кирәк, дик кисәтте ул. «Сөт трейдерлары – алар шундый ук эшкуарлар, шуңа күрә аларны да артык кысарга ярамый. Югыйсә, сөт алмый башлаулары да бар. Без үзебезнең чамадан тыш чикләүләребез белән еллар буе көйләнгән сөт сатып алу системасын бөтенләй җимерергә мөмкин. Әгәр трейдербилгеләнгән регламентлар кысаларында эшли икән – аңа аяк чалмаска кирәк», – дип, йомгак ясады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.