Авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре шимбә көнне, 22 октябрьдә, Казан шәһәренең 10 мәйданчыгында узачак.
22 октябрьдә Казанда ярминкәләр түбәндәге 10 сәүдә мәйданчыгында оештырыла:
– Совет районында ике мәйданчыкта оештырыла: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ ярминкә мәйданчыгында (Аграрный ур., 2) – Саба, Аксубай, Кукмара муниципаль районнары продукциясе сатылачак; Дәрвишләр базары территориясе мәйданчыгында (Дәрвишләр бистәсе, Липатов ур., 7) Балык Бистәсе муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
– Яңа Савин районында ярминкә «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Ярминкәдә Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары вәкилләре катнаша.
– Авиатөзелеш районында – «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27), монда үз продукциясен халыкка “Татагрохим” ААҖ үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
– Мәскәү районында – Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание ур., 83), монда Чүпрәле муниципаль районы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
– Киров районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла – «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) Тәтеш муниципаль районы авыл хезмәтчәннәренең продукциясе сатылачак һәм икенчесе - Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1).
– Вахитов районында шулай ук ике мәйданчыкта оештырыла – Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында Лаеш муниципаль районы товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин ур., 13) үз продукциясе белән Әтнә муниципаль районы фермерлары булачак.
– Идел буе районында – «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а), бу ярминкәдә үз продукциясе белән Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе катнаша.
Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр ярминкә мәйданчыгында агросәнәгать комплексының эре оешмалары да катнаша, болар – «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ, «Просто Молоко» идарәчел компаниясе” ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм башка оешмалар.
Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә өч сәүдә мәйданчыгында ярминкәләр оештырыла: Сарман трактында, Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм «Южный» агросәнәгать паркында. Сатуга үз продукциясен Минзәлә, Тукай һәм Азнакай муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алык килә.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.