Татарстанның Зәй муниципаль районында шикәр чөгендерен җыеп бетерделәр

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы чөгендер игүчеләре 11,9 мең га мәйданда шикәр чөгендерен уңышлы җыеп алдылар. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шикәр чөгендерен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдереп, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримовка телеграмма юллады.

Котлау телеграммасында болай диелә: «Хөрмәтле Рәзиф Галиевич! Игенчеләрнең тырыш хезмәте һәм осталыгы, агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы куллану нәтиҗәсендә Зәй муниципаль районы үсемлекчелек тармагында зур күрсәткечләргә иреште. Республика тарихында беренче мәртәбә бер район хуҗалыклары 500 мең тонна шикәр чөгендере җыеп ала алдылар, уңдырышлылык гектардан уртача 420центнерга якын.

Шикәр чөгендерен җитештерүдә “Восток” агрофирмасы” ҖЧҖ зур тырышлык күрсәтте, ул хуҗалык 133,9 мең тонна уңыш җыеп алды, уңдырышлылык гектардан уртача 331 центнер тәшкил итте, "Зәй шикәре” агрофирмасы" ҖЧҖ җыеп алган уңыш та аннан аз гына калыша – 124,3 мең тонна, уңдырышлылык – гектардан уртача 444 центнер.

Район бөртекле культуралар җыюны да, бер гектардан уртача 37 центнер уңыш белән, республикада беренчеләрдән булып төгәлләделәр, җыелган бөртеклеләр уңышы 147 мең тонна тәшкил итә.

Хөрмәтле Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Сезне барыгызны да шушы югары күрсәткечләргә ирешүегез белән ихластан котлыйм һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә үзегездән лаеклы өлеш керткән өчен, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүдәге нәтиҗәле хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, мул тормыш, гаиләләрегездә иминлек, тынычлык һәм яңа һөнәри уңышлар яулавыгызны телим!


 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International