Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Үтәгән авылыннан Галина һәм Миргалим Әминовларның гаилә фермасында – 32 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 11 савым сыеры бар.
«Мондый хуҗалык тоту үзен аклый. Бозаулар туып тора, сөт тапшырабыз, – дип сөйли Галина. – Сыерлар савуны җиңеләйтү өчен саву аппараты алдык».
Кыр эшләрен башкару өчен дә хуҗалыкта кирәкле техника бар, быел бөртекле культуралар һәм күпьеллык үләннәр үстергәннәр.
«Безгә Ижауда яшәүче кызларыбыз гаиләләре белән кайтып булышалар, мәктәптә укый торган улыбыз да тик тормый. Ул терлек карарга булыша, ә печән вакытында – кияүләр зур ярдәмчеләр», – дип сөйләдеМиргалим.
Якын арада фермерлар тавыклар кетәклеге төзүне һәм аннан соң тавыклар сатып алуны планлаштыралар.