Республиканың Түбән Кама районында сөт терлекчелеген үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 19 октябрьдә, “Кармалы” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында бу елның 9 ае эчендә терлекчелек эше йомгаклары һәм терлекләрне кышлату мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Кидәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Түбән Кама муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш зоотехниклары, ветеринария табиблары катнашты.

Районнеың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мөнир Миңнуллин һәм җитештерү-марткетинг бүлеге башлыгы Мансур Шәрәфетдинов киңәшмәдә катнашучыларны районда ит һәм сөт җитештерү күрсәткечләре белән таныштырдылар. Хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре алдында “Кармалы” агрофирмасы” ҖЧҖ үрнәгендә терлекләрнең продуктивлылыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы елын уңай күрсәткечләр белән төгәлләү бурычы куелды.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар алдында шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов, аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Рәсил Гыйләҗев, “Кармалы” агрофирмасы” ҖЧҖдиректоры Николай Алексеев һәм башкалар чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International