«Сөт иле – Яңа Чишмә” ҖЧҖ филиалының Акъяр бүлекчәсе фермасында тәҗрибәле терлекчеләр эшли

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

«Сөт иле – Яңа Чишмә” ҖЧҖ филиалының Акъяр бүлекчәсе фермасында 12144 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 608 - савым сыеры. Ферма мөдире Рөстәм Галимов сөйләвенчә, эре мөгезле яшь терлекләрнең тәүлеклек 650 граммга җитә.

«Терлекләргә кышкы азыкны җитәрлек күләмдә әзерләдек, – дип сөйли Рөстәм Галимов. – Әмма күп нәрсә терлекчеләрдән дә тора бит әле. Коллектив биредә бердәм, дус, эшне җиренә җиткереп, нәтиҗәсе булсын дип башкаралар».

Бу хуҗалыкта ирле-хатынлы эшләүчеләр дә бар, мәс., машина белән сыер саву операторы Рәлиф һәм исәпкә алып баручы Рәзина Галимовлар, терлек караучы Икрам һәм сыер савучы Гөлчәчәк Шәйхетдиновлар, бозау караучы Тәнзилә Исрафилова һәм башкалар. Югары күрсәткечләргә ирешү өчен хуҗалык белгечләре бөтен көчләрен куялар.

«Икрам бу тармакта 30 ел эшли инде, ә аның хатыны – 26 ел, алар икесе дә тәҗрибәле терлекчеләр, шуңа күрә сөт күрсәткечләре дә яхшы», – дип сөйләде Рөстәм Галимов.

«Җитештерүгә яңа технологияләр белән фермадагы вәзгыять тә үзгәрде, – дип сөйләде сыер савучы Гөлчәчәк Шәйхетдинова. – Хәзер без авыр физик эшләр башкармыйбыз – аны техника башкара. Өй эшләренә дә вакыт кала, без үзебез 3 сыер һәм 2 үгез тотабыз. Әгәр эшеңне яратсаң, терлекләр карау авыр түгел».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International