2016 елның 29 октябрендә “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ Ачык ишекләр көне үткәрә.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет турында үзләрен кызыксындырган барлык мәгълүматны ала алалар, аның тарихы, 2016 елда Казан дәүләт аграр университетына кабул итү нәтиҗәләре һәм 2017 елда кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алалар.Югары уку йорты мөгаллимнәре студентлар өйрәнә торган фәннәр һәм аларга бирелә торган белгечлекләр турында җентекләп сөйлиячәкләр, шулай ук уку аудиторияләрен, классларны һәм университетның башка биналарын карап чыгарга мөмкин булачак.
Чара түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, К. Маркс ур., Казан дәүләт аграр университетының төп бинасы (актлар залы).
10.00 сәгатьтә башлана.