Кичә, 18 октябрьдә, Габдулла Тукай ис. Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Казан дәүләт аграр университетының студентлар халык театры Туфан Миңнуллинның “Ялкынсыз яна йөрәк” пьесасы буенча әзерләнгән спектакль күрсәтте. Тамашачыларның күңеленә театрның студент-артистлары күрсәткән авыл яшьләренең мәхәббәт кичерешләре хуш килде.
Халык театры җитәкчесе Роберт Галиев сөйләвенчә, аграр югары уку йортының талантлы студентлары 40 елдан артык инде Татарстан Республикасы башкаласының мәдәни тормышында актив катнаша. Бүгенге көндә театрда 20 студент иҗат эше белән мәшгуль.
«Без үзебезнең спектакльләрдә һәрвакыт авыл тормышын һәм аның кешеләренең язмышын, яшәешен күрсәтәбез, – дип сөйли Роберт Галиев. – Авыл тормышы үзенең эш-мәшәкатьләре, борчу-шатлыклары белән шәһәрнекеннән аерылып тора, әмма бу теманы шәһәр халкы үз итеп, яратып кабул итә».