2016 елның 22 октябреннән 24 декабренә кадәр һәр шимбә көнне Игенчеләр сарае каршындагы скверда Казан халкы һәм кунаклары өчен “Аграрийларда кунакта” дигән мәдәни-күңел ачу чарасы уздырылачак. Чараларны оештыручылар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге (Гостехнадзор), «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ, «РАЦИН» ДУП, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының РИВЦ» ДУП һәм Татарстан Республикасы «Уңыш» ФСО.
Бу атнада Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге һәм Казан кооператив институты кызыклы программа белән кунаклар чакыра. Шимбә көнне, 22 октябрьдә, «Кооперация көзе» бәйрәме кунакларыстудентлар тормышында булып карый алалар һәм Ачык ишекләр импровизациясендә катнаша алалар.Казан кооператив институты мөгаллимнәре һәм студентлары уку йортына керү шартлары, уку йортында уздырыла торган чаралар һәм алып барыла торган дәресләр турында сөйлиячәкләр.
Бәйрәмдә “Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты хәрәкәте кысаларында мастер-класслар оештырыла, аларда ярышларда тәҗрибә туплаган катнашучылар, шулай ук чемпионатта катнашырга җыенучылар үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Монда килүчеләр шулай ук спорт бәйгеләрендә катнаша һәм ГТО нормалары буенча үзләренең спорт әзерлеген тикшерә алалар.
Моннан тыш, “Беренче курслылар көне”нә багышланган концерт программасы оештырыла, ә бәйрәм кунаклары кафеда кайнар чәй эчеп, милли ризыклардан авыз итә алалар.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана.