Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Низамов А.А.» крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыра

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Низамов А.А.» крестьян-фермер хуҗалыгында терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру буенча күп эш башкарыла. Хуҗалыкта 544 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 120 баш савым сыерлары. Һәркөнне 2700 кг сөт савыла, бер сыердан уртача савым 22,5 кг тәшкил итә.

«Бу хуҗалыкта терлекләрне ашатуга, азык сыйфатына зур игътибар күрсәтелә, төп азыкка һәрвакыт витаминлы өстәлмәләр кушып бирелә. Быел монда ашлык кукурузы да чәчтеләр, – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Әбәзов. – Савым сыерларын яңарту буенча да эш алып барыла. Коллектив бердәм, дус-тату яшиләр һәм яхшы нәтиҗәләр алу өчен тырышып эшлиләр».

Хуҗалыкта һәр җомгада «санитар көн» үткәрелә, аның йомгаклары буенча иң яхшы хезмәткәрләргә премияләр бирәләр.

Крестьян-фермер хуҗалыгы шулай ук сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзү буенча республика программаларында да актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International