Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында терлек сую цехын төзү төгәлләнеп килә

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылында терлек сую цехы төзелеп беткән диярлек. Яңа объектны ачу юбилей көненә – районның 85 еллык бәйрәме көненә планлаштырыла.

«Хәзерге вакытта җайланмалар урнаштыралар, ветеринария лабораториясен комплектлыйлар», – дигән мәгълүмат бирде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин.

Объектны шәхси эшкуар Нияз Шәрәпов төзи. Цех тәүлеккә 25 баш эре мөгезле терлек яисә дуңгыз суярлык куәткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International