Республиканың Арча муниципаль районы хуҗалыкларында терлекләрне кышлатуга ныклап әзерләнәләр. «Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекләрне җәйге лагерьлардан вакытында кайтардылар, – дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. – Хәзер күчеш чорына рационны дөрес сайларга кирәк».
Хуҗалыкларда терлек азыгы мулдан әзерләнгән. "Кырлай" агрофирмасы” ҖЧҖендә 1 баш терлеккә 43 центнер азык әзерләнгән. "Игенче" агрофирмасы” ҖЧҖендә һәм «Корса МТС» ҖЧҖендә бу күрсәткеч 37 центнер тәшкил итә, "Ак Барс" агрокомплексында – 34,5 центнер, «Аю агорфирмасы” ҖЧҖендә – 33,3 центнер.
"Игенче" агрофирмасы” ҖЧҖендә ашлык кукурузын суктыру дәвам итә. Роберт Хәйретдинов әйтүенчә, быел ашлык кукурузы агрофирмада 400 гектар мәйданда чәчелгән. 17 октябрьгә тагын 60 гектарын җыясы калган. Киптерелгән ашлык катнаш азык цехына җибәрелә.