Татарстан районнарында кече ветеринария белгечләрен укыту курслары үткәрелә

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында 18 кеше кече ветеринария белгече булып эшләргә хокук бирә торган сертификатлар алдылар. Бу программа кадрлар проблемасы булган районнарны белгечләр белән тәэмин итү максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе инициативасы белән эшләнде.

Уку курслары 2016 елның 3 октябреннән 14 октябренә кадәр “Марс” ҖЧҖ базасында узды. Курсларга килүчеләргә Н.Э.Бауман ис. КДВМА белгечләре: ветеринария хирургиясе кафедрасы мөдире Фаина Шакирова, А.П.Студенцов ис. акушерлык һәм вак терлекләрнең патологиясе кафедрасының өлкән мөгаллиме Михаил Сергеев, терапия һәм клиник диагностика кафедрасы доценты Дамир Әмиров, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге әйдәүче киңәшчесе Рәдис Газизуллин һәм башка белгечләр чыгыш ясады.

Укучылар өчен теоретик, шулай ук практик дәресләр уздырылды. Аларда терлекләрдә йогышлы авыруларның килеп чыгу сәбәпләре, фермаларда аларны булдырмау чаралары, терлекләрдәге төп хирургия авырулары һәм аларны дәвалау, бозаулаганнан соң була торган өзлегүләрне дәвалау ысуллары, яшь терлекләрдә була торган йогышсыз авырулар турында сөйләделәр. Курсларга килүчеләрне шулай ук, терлекләр авырганда, аларга беренче ашыгыч ветеринария ярдәме күрсәтергә, ветеринария инструментлары белән эшләргә өйрәттеләр.

Бу атнада шундый укыту курслары Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы белгечләре өчен уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International