2016 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасында беренче мәртәбә “Казан дәүләт аграр университеты” ФДБМУнең агрономия факультетында Бөтендөнья азык-төлек көне билгеләп үтеләчәк.
Бөтендөнья азык-төлек көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) тарафыннан 1979 елның 16 октябреннән бирле үткәрелә. Бу истәлекле көн бөтен дөньяда аграр уку йортларында киң колачлап билгеләп үтелә. Азык-төлек җитештерү һәм авыл территорияләрен тотрыклы үстерү өлкәсендә студентларда уңай фикер тудыру – ФАО мәгариф программаларында өстенлекле юнәлеш.
Казанда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья азык-төлек көне программасында азык-төлек продуктларын җитештерүнең глобаль роле турында, агробизнес һәм бу өлкәдә халыкараа хезмәттәшлек турында аграр университеты мөгаллимнәренең чыгышлары каралган. Аграр юнәлештә укучы студентлар өчен гомумфайдаланудагы мәгариф ресурсларына, Азык төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасына (ФАО) стажировкалар программалары турындагы мәгълүматка аерым игътибар биреләчәк. Татарстанда үсемлекчелекнең торышы һәм үсеш перспективалары турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сөйлиячәк.
Чарага фермерлар һәм республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чакырылган, алар авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар һәм агрономия юнәлешендәге бүгенге белгечләргә куела торган таләпләр турында мәгълүмат бирәчәкләр.
Чыгышлардан соң Казан дәүләт аграр университеты студентлары, шулай ук Кытайдан һәм Казахстаннан килгән студентлар концерты булачак. Концертның төп темасы азык-төлек продуктларына сакчыллык күрсәтүнең милли традицияләренә һәм авыл хезмәтчәннәренең авыр хезмәтен хөрмәтләүгә багышланган.
Шулай ук милли камыр ризыклары пешерү буенча университет студентлары һәм мөгаллимнәре арасындаачык конкурс үткәрелә. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак. Моннан тыш, КДАУ агрономия факультетының иң алдынгы студентларына Бөтендөнья азык-төлек көне компанияләре-партнерларыннан бүләкләр тапшырылачак.
Чара түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Ферма ур., 2.
Башлана: 10:00 сәгатьтә.