«Казан» агросәнәгать паркы» ААҖендәге ярминкәгә татмелиорация шактый бай ассортиментлы авыл хуҗалыгы продукциясе алып килгән иде

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

«Трастовая компания "Татмелиорация" траст компаниясе» ААҖ «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖендәге ярминкәгә шактый күп төрле авыл хуҗалыгы продукциясе алып килгән иде. 15 сентябрьдә узган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсендә "Татмелиоводхоз" идарәсе” ФДБУнең 13 филиалы – Лаеш, Балык Бистәсе, Саба, Мамадыш муниципаль районнарындагы сугару-киптерү системасын эксплуатацияләү идарәләре, шулай ук 15 төзелеш-мелиорация оешмасы катнашты.

Мелиорация оешмалары тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләр өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сугарулы җирләрдә үстерелгән продукция белән исәп-хисап ясыйлар. «Татмелиорация» ТК” ААҖ оешмалары шулай алынган 360 тонна, гомуми суммасы 6,4 млн. сумлык продукцияне “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖнең ярминкә мәйданчыгына сату өчен алып килде. Болар: 120 тонна бәрәңге, 60,5 тонна кәбестә, 10 тонна суган, 6,3 тонна кишер, 4,7 тонна чөгендер, 21,5 тонна шикәр, 11 тонна он, 400 литр үлчәүле сөт һәм 800 литр савытларга тутырылган сөт, 2,8 тонна май, 100 кг сыр, 3,2 тонна сыкер ите, 400 кг кош ите, 800 кг балык һәм 117,5 тонна ашлык.

Ярминкәдәге бәяләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән дәрәҗәдә һәм аннан да түбәнрәк иде. Мәс., бәрәңге – 10 сум, суган – 13-15 сум, кәбестә – 8-10 сум, болар эре сәүдә челтәрләрендәгедән шактый арзан.

Ярминкәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры кнс – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов килгән иде. Ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлкчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, "Татмелиорация" ТК» ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков һәм "Татмелиоводхоз" идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин белән бергә сәүдә рәтләрен йөреп чыкты.

"Татмелиоводхоз" идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин сүзләреннән күренгәндә, алып килгән продукциянең 99%ы сатылган. «Бераз ашлык һәм чөгендер генә сатылып бетмәгән, – диде МарсХисмәтуллин. – Сатып алучылар бик күп иде, 3 сәгать эчендә бар нәрсә сатылып бетте диярлек».

Марс Хисмәтуллин, мелиорация бүлекчәләрендә 2 меңгә якын квалификацияле белгечләр һәм хезмәткәрләр эшли, дип сөйләде.

«Татмелиорация» системасы предприятиеләре башкара торган эшләр киң кырлы. Алар, проектлар эшләүдән, төзүдән башлап, төзелгән объектларны нәтиҗәле эксплуатацияләү һәм аларга техник хезмәт күрсәтү кебек эшләрне гамәлгә ашыралар. Шундый объектлар арасында сугару-киптерү системалары, гидротехник һәм эрозиягә каршы корылмалар, күпер күчешләре, электр үткәрү линияләре, су белән тәэмин итү һәм су бирү системалары, агросәнәгать комплексының һәм республика икътисадының башка объектлары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International