Татарстанда сөткә бәяләр узган ел белән чагыштырганда дүрттән бергә арткан, бүген аның бер килограммы 24,1 сум тора

2016 елның 15 октябре, шимбә

Татарстанда сөткә бәяләр узган ел белән чагыштырганда дүрттән бергә арткан, бүген аның бер килограммы 24,1 сум тора. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов мәгълүмат бирде.

Барлыку муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә реждимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Николай Титов сүзләренә караганда, бүгенгә республикада 52 мең гектарда шикәр чөгендере алынган, бу планнан 82% тәшкил итә. 1 млн. 850 мең тоннадан артык продукция җыеп алынган, уртача уңдырышлылык гектардан 357 центнер тәшкил итә.

Заводларга 1 млн. 70 мең тоннадан артык шикәр чөгендере озатылган. Предприятиеләр тулы куәткә эшли: тәүлеккә уртача 15 мең тонна чөгендер эшкәртелә. Бүгенгә 102 мең тонна шикәр комы җитештерелгән (узган елга карата 113%).

Ашлык кукурузын суктыру да төгәлләнеп килә. 75 мең га мәйданнан 240 мең тонна продукция алынган, уңдырышлылык - 31,8 ц/га.

Ай ахырына кадәр көнбагышны җыеп бетерү планлаштырыла. 110 мең га мәйданда суктырылган, бу планнан 76% тәшкил итә, уртача уңдырышлылык – 13,6 ц/га.Алынган продукциянең гомуми күләме – 115 мең тонна.

Шул көннәрдә бәрәңге җыю да төгәлләнергә тора. Арча һәм Лаеш районнарында гына әзрәк җыеп бертерәсе калды. Бүгенгә барлыгы 140 мең тонна бәрәңге җыеп алынган.

«Туфракны төп эшкәртү ахырына якынлашып килә. Фаразланган 1,8 млн. га мәйданның 1,7 млн. гектары эшкәртелгән, бу планнан 92% тәшкил итә. Силостан, чөгендердән, бәрәңгедән бушаган тракторлар да җир сукалауга керештеләр», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.

Николай Титов шулай ук бу елның 9 аенда терлекчелек тармагындагы эш турында да сөйләде. Барысы 279 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Иң күп өлеш кошчылыкка туры килә – 143 мең тонна. Сыер ите һәм дуңгыз ите буенча үсеш – һәркайсында 2%. 927 мең тонна сөт савылган, 630 млн. данә йомырка алынган.

2016 елның 1 октябренә Татарстанда эре мөгезле терлекләр саны 6 мең башка кимегән. Бу күренеш Алексеевск, Чистай, Буа, Алабуга, Баулы һәм Әлки районнарында күзәтелә.

Шул ук вакытта дуңгызлар саны тотрыкланды, бүгенге көнгә – 443 мең баш (100%). Сарыклар һәм кәҗәләр буенча да үсеш күзәтелә.

Рөстәм Миңнеханов, терлекләрнең баш саны кимү – район икътисадына аяк чалу ул, дип ассызыклады.«Моны бер юл белән генә хәл итеп булмый. Терлекчелек тармагындагы эш – системалы процесс ул.Терлекләр санын киметеп, сез акча югалтасыз», – дип, “проблемалы” муниципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итте ул.

Николай Титов сөт җитештерүгә аерым тукталды. 43 районнан 31 район узган елга караганда артыграк җитештерделәр. Республикада һәркөнне 3 мең тоннадан артык сөт савыла.

Савым күпкә арткан районнар: Кукмара (+7,3 мең тонна), Әтнә (+6,6 мең тонна), Саба (+4,2 мең тонна) һәм Балтач (+3,4 мең тонна).

Шул ук вакытта Әлмәт (-2,8 мең тонна), Кама Тамагы (-1,8 мең тонна), Чистай (-2 мең тонна) һәм Теләче (-1 мең тонна) районнарында сөт җитештерү кимегән.

Николай Титов соңгы көннәрдә республикада сөт бәясенең артуын билгеләп үтте, аның килограммы хәзер 24,1 сум тора.

«Сөт терлекчелегендәге вәзгыятьне атна саен мониторингларга кирәк. Нинди сыйфат белән һәм ничә сумнан сөт тапшырыла. Безгә сезнең бер сыердан күпме сөт алуыгыз һәм бер литрдан күпме акча алуыгыз мөһим», – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Илдар Халиков, үз чиратында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын урыннарда сөт мөмкин кадәр югарырыак бәяләрдән алынсын өчен сөт сәясәтен төгәл күзәтеп барырга өндәде. «Трейдерлар сөтне 15 сумнан алып, 24 сумга сатмыйлармы? Әгәр кайда да булса халыкны талауны дәвам итәләр икән – бу хәлләрне ныклы контрольгә алырга һәм югары җитәкчеләргә җиткеререгә тәкъдим итәм», – дип, нәтиҗә ясады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International