Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Коммуна» ҖЧҖендә бер сыердан уртача 22,8 килограммга кадәр сөт савалар. Хуҗалыкта 330 баш савым сыеры тотыла, һәркөнне 7,5 тоннага кадәр сөт савыла.
Хуҗалыкта терлекләрне тоту һәм ашату технологияләренә зур игътибар бирелә. Терлекләрнең баш санын саклап калу, профилактик чараларны вакытында башкару да аерым контрольдә тора.
«Эшләү өчен хезмәткәрләргә бөтен шартлар тудырылган, хезмәт хакы да вакытында түләнә, – дип сөйләде хуҗалык хезмәткәре Алена Шакирҗанова. – Җитәкчебез дә гел безнең янда, эш буенча бөтен мәсьәләләрне контрольдә тота».