Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куялар

2016 елның 14 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының күпчелек авыл хуҗалыгы хуҗалыкларында урып-җыю эшләре тәмамланды һәм барлык техниканы, тагылма агрегатларны кышкы саклауга куя башладылар.

"Сөлчә" һәм "Илхан" хуҗалыклары бу эшкә актив тотындылар, барлык техника саклауга бөтен таләпләр истә тотылган килеш куела, – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Ленар Җиһангиров. – "Сөлчә" ҖЧҖендә тырмалар ремонтланган да инде. Башка хуҗалыкларга да озакка сузмыйча бу эшкә тотынырга кирәк».

Белгеч әйтүенчә, беренче чиратта, ашлык җыю һәм тамыр җыю комбайннарын җирдән алырга, тәгәрмәчләрен бушатырга һәм аларны агартырга кирәк. Чәчкечләрне, культиваторларны һәм тырмаларны җылырак вакытта ремонтлап, кышка саклауга кую әйбәтрәк.

«Техниканы көздән ремонтлап калдыруның бер өстенлеге бар – хәзер запас частьләр арзанрак», – дип сөйли Ленар Җиһангиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International