Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районыннан Ольга һәм Петр Герасимовлар гаиләсе 8 савым сыеры һәм тавыклар, үрдәкләр тоталар.
«Элек-электән сыер тоткан кешенең тамагы тук булган, чөнки аның сөте, каймагы, мае үзенеке. Хәзер дә шулай ук ул. Үзеңнән артканын сатып, тагын керем дә алырга була әле, - дип сөйләде Ольга Герасимова. – Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мин фермага сыер савучы булып урнаштым, 36 елдан артык эшләп, лаеклы ялга чыктым. Терлек асрау өчен күп көч кирәк, әлбәттә, әмма сәламәтлегең булса, эшне дә бөтен гаиләң белән башкарсаң, моның бернинди кыенлыгы юк».
Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар 200 мең сум күләмендә субсидия алалар. Бу акчалар хуҗалык корылмаларын төзүгә тотыла. Сыерларны аппарат белән савалар. Ольга Герасимова сүзләреннән күренгәнчә, алар җәен сөт җыючыларга һәркөнне 100 литр чамасы сөт тапшырганнар.
Герасимовлар тырыш һәм уңган өч ул үстергәннәр. «Балаларның булышуы безгә зур ярдәм, алардан башка шулкадәр терлек асрый алмас идек. Эш бөтен кешегә җитәрлек: кемдер сыерларны һәм таналарны көтүлеккә чыгара, кемдер бозауларны болынга чыгарып бәйли, башкасы терлек азыгы әзерли һәм хуҗалык корылмаларын карый», – дип сөйләде Петр Герасимов.
Хуҗалыкта терлекләргә азыкны үзләре әзерли, өстәмә кирәк булганда, сатып алалар.