«Аксубай» АФ» ҖЧҖ базасында якын арада казылык цехы ачылачак.
Җитештерүне көйләү өчен монда кирәкле барлык технологик җайланмалар, техник куәт һәм квалификацияле белгечләр бар. Чимал буларак агрофирманың үз продукциясе – эре мөгезле терлек һәм ат ите кулланылачак. Җитештереләчәк казылык продукциясенең ассортименты шактый киң булачак.