Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында хезмәтне саклау буенча укулар оештырылган

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Республиканың Биектау муниципаль районында хезмәтне саклау һәм агросәнәгать комплексында эшләүчеләрнең хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүләрен тикшерү буенча укулар оештырылган. Укуларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә “ТИПКА” өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ уздыра, курслар “Элита” баш нәсел предприятиесе” АҖ базасында бара.

Бүген курсларга килүчеләр алдында “2015 ел һәм агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау” темасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айсылу Нигъмәтуллина чыгыш ясады. Ул үз чыгышында хезмәткәрләрнең эш урыннарында техника иминлегенә, хезмәт гигиенасына, эш бирүченең дә, шулай ук хезмәткәрнең дә хезмәтне саклау таләпләрен үтәүләренә игътибар бирде. Ул терлекчелеккә бәйле була торган һөнәри авыруларга тукталды. Зарарлы хезмәт шартлары кеше организмында патологик үзгәрешләр һәм һөнәри авырулар китереп чыгарырга мөмкин. 2015 елда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри авырулар белән авырган 49 очрагы теркәлгән. Аның чыгышында, һөнәри авыруларны булдырмау өчен кирәкле чараларның берсе буларак, хезмәткәрләргә даими рәвештә медицина тикшерүләре уздыру турында да әйтелде. Белгечләргә җитештерүдә зыян күрүчеләргә табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү һәм хезмәткәрләрнең гомерен саклап калуга ярдәм итә торган кагыйдәләр буенча видеороликлар күрсәтелде.

Хезмәтне саклау буенча укулар АПКның һөнәри оешмалар берлекләре белән килештерелгән һәм эш бирүче тарафыннан расланган уку планы һәм программасы нигезендә уздырыла. Укулар төркемле лекцияләр (механизаторлар, сыер савучыларга) рәвешендә, шулай ук хезмәткәрләр белән әңгәмәләр кору рәвешендә алып барыла. Курсларда чыгыш ясау өчен Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән, Роспотребнадзордан һәм башка күзәтчелек органнарыннан да вәкилләр чакырыла.

Уку барышында хезмәткәрләр хәвефле яисә зарарлы җитештерү факторлары, үсемлекчелектә, терлекчелектә, авыл хуҗалыгы техникасы белән эш иткәндә, пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда һәм башка очракларда хезмәтне саклау таләпләре һәм кагыйдәләре белән танышачаклар.

Хезмәткәрләрнең белемнәрен тикшерү өчен оешмаларда эш бирүче боерыгы белән кимендә өч кешедән торган (вазыйфаи затлар) комиссия төзелә.

Хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүне тикшерү нәтиҗәләре беркетмә рәвешендә рәсмиләштерелә. Белемнәр тикшерүне уңышлы узган хезмәткәргә эшкә рөхсәт бирелә, ә узмаганнар, бер айдан да соңга калмыйча, белемнәрне тикшерүне кабат узарга тиеш булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International