2016 елның 6-9 октябрендә XIII нче “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының икенче зона ярышлары узды. Ярышларны Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.
Ярышларда 13 команда катнашты. Катнашучылар 150ләп кеше иде.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы командасы алды. 2 нче урынга Ютазы муниципаль районы командасы чыкты, 3 нче урынны Спас муниципаль районы командасы алды.
Зона ярышлары йомгаклары буенча Татарстан Республикасының Кукмара, Яңа Чишмә, Саба, Ютазы, Балтач, Спас, Биектау һәм Әлки муниципаль районнары командалары финалга үтте. Финал ярышлары 2016 елның 13-16 октябрендә Болгар шәһәрендә узачак.