«Алтын көз-2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан ветеринария белгечләрен бүләкләделәр

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

«Алтын көз-2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Югары нәтиҗәле ветеринария препаратларын әзерләү, җитештерү һәм гамәлгә кертү, Россия Федерациясе субъектлары территориясендә эпизоотиягә каршы күрелә торган чараларның нәтиҗәлеген бәяләү, хайваннарда була торган йогышлы һәм йогышсыз авыруларны бетерү, дәвалау» конкурсы үткәрелде. Конкурс берничә номинация буенча узды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе «Татарстан Республикасы территориясендә хайваннардагы котыру авыруы чыганакларын бетергән өчен» номинациясендә көмешмедаль алды. Казан шәһәренең “Дәүләт ветеринария берләшмәсе” «Казан шәһәрендә хайваннардагы йогышлы һәм йогышсыз авыруларны профилактикалау һәм бетерү программасын эшләгән һәм гамәлгә керткән өчен» номинациясендә алтын медаль белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International