Татарстаннан Ренат Мостафин крестьян-фермер хуҗалыгы мелиорациягә инвестицияләр кертүче иң яхшы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе дип танылды

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

«Мелиорацияне үстерүдә иң яхшы күрсәткечләр» конкурсындагы «Мелиорациягәинвестицияләр кертүче иң яхшы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе» номинациясендә Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районыннан Ренат Мостафин крестьян-фермер хуҗалыгы Россиядә иң яхшы хуҗалыкларның берсе дип танылды. Конкурс «Алтын көз-2016” агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды, хуҗалыкны "Татмелиоводхоз" ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин презентацияләде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Валерий Жуков Марс Хисмәтуллинга бронза медаль тапшырды һәм Татарстан мелиораторларының эшенә югары бәя бирде.

Әлеге крестьян-фермер хуҗалыгында үсемлекчелек продукциясе 3 мең гектардан артык мәйданда җитештерелә. Соңгы өч елда 500 гектардан артык сугарулы җир файдалануга кертелгән, аларда бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер үстерелә. Сугарулы җирләрдә “Казан сугару техникасы заводы” ҖЧҖ җитештерә торган “Казанка” заманча су сиптерү машиналары эшли.

2015 елда хуҗалык 3 мең тоннага якын бөртекле ашлык, 6 мең тонна бәрәңге, 4 мең тоннадан артык яшелчә һәм 138 тонна җиләк саткан, алынган табыш 77 млн. сумнан артык. Үстерелгән уңышны өстәмә эшкәртү һәм саклау өчен 5 мең тонна сыйдырышлы элеватор һәм 450 тоннага исәпләнгән яшелчәсаклагыч төзелгән.

КФХында икенче ел инде җиләк үстерү белән шөгыльләнәләр. Италиядән «Мармеладе» һәм «Онда» сортлы җиләк үсентеләре 10 гектарда утыртылган. Италия технологиясе буенча үсемлекләрне тамчылы сугару оештырылган. 2016 елда 6 га мәйданда кура җиләге һәм 31 гектар алмагач утыртылган, монда да тамчылы сугару көйләнгән.

Моннан тыш, хуҗалык балык үрчетү һәм аквакультураны үстерү белән шөгыльләнә. 2015 елда КФХтерриториясендә мелиорация максатлары өчен ике буа төзелгән, аларга ике тонна амур, карп һәм толстолобик маймычлары җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International