Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы бәрәңге, шикәр чөгендерен, ашлык кукурузын җыюның барышы турында мәгълүмат бирде

2016 елның 8 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында шушы көннәрдә бәрәңгене җыеп бетерәләр. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковта катнашты. Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, бәрәңге 7 мең га (87%) мәйданда җыелган. Тагын 1 мең га җыясы калган.

«Һава торышы яхшы тора, техника җитәрлек», – дип төгәлләштерде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Шикәр чөгендеренә килгәндә, соңгы көннәрдә тәүлеккә 1,5 мең гектарга кадәр җыя башлаганнар. Соңгы күрсәткечләр буенча, шикәр чөгендере 41,3 мең га (65%) мәйданда җыелган. 1,4 млн. тонна уңыш алынган. Республика буенча уртача уңыш 336 ц/га тәшкил итә.

Марат Әхмәтов мисалга Актаныш муниципаль районының “Әнәк” агрофирмасын китерде. Аның сүзләренә караганда, эксперимент буларак, монда Америкадан кайтарылган Amity инновационтехнологиясен кулланалар, дымлылык бик начар булганда да, алар гектардан 500 центнерга кадәр шикәр чөгендере алалар. «Башка компанияләргә дә бу тәҗрибәне үзләрендә кулланырга тәкъдим итәм», – диде ул.

Шикәр чөгендерен җыю белән бергә аны эшкәртү эшләре дә бара. Шикәр заводлары аны тәүлеккә 15 меңтоннадан артык эшкәртәләр. Бүгенгә 85 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Сезон ахырына кимендә 230 мең тонна продукция җитештереләчәк, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук ашлык кукурузын җитештерү турында да сөйләде. Бүгенгә 67,2 мең га (70%) мәйданда 215 мең тонна суктырылган. Уртача уңыш – гектардан 32 центнер. «Бу уңдырышлылык мактанырлык түгел, – диде Марат Әхмәтов. – Һава торышына гына сылтарга кирәкми. Буа районында бүгенгә уңдырышлылык 54,3 ц/га тәшкил итә, Зеленодольск районында – 49 ц/га, Балык Бистәсендә – 40,2 ц/га, Алексеевскрайонында – 39 ц/га, калганнарыныкы шактыйга азрак».

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, 2017 елда республикада ашлык кукурузын барлык бөртеклеләр өлешенең кимендә 10%ында чәчү планлаштырыла. Республика буенча 150 мең га тәшкил итә.

Туңга сөрүгә килгәндә, ул бүгенгә 1600 мең га мәйданда эшкәртелгән, ягъни 85%. Күп хуҗалыклар чәчүлекләрне сукалауны төгәлләп киләләр. «Җирне төп эшкәртүне мөмкин кадәр тизрәк төгәлләргә кирәк. Туңга сөрелгән һәр гектар – өстәмә 1 тонна ашлык ул», – диде министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы минераль ашламалар куллануның мөһимлегенә басым ясады.

«Актаныш муниципаль районы хуҗалыклары ашлама туплауга бик җитди карыйлар, – диде Марат Әхмәтов. – Алар бүген үк ашлама белән тәэмин итүчеләр, сөт һәм ит эшкәртүчеләр белән актив эш алып баралар. Безнең бурыч – чәчүгә кадәр һәр гектарга кимендә 65 кг ашлама туплау».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында муниципаль районнар башлыкларының һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең минераль ашламалар сатып алуга бик җитди карауларын сорады. «Минераль ашламалар кертү мәсьәләсе киләчәк уңыш өчен аеруча әһәмиятле, – диде ул һәм кайсы районнар һәм хуҗалыклар тарафыннан күпме күләмдә ашлама алынуга анализ ясарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International