Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Иске Сәлмән авылыннан КФХ башлыгы Радик Насыйбуллин 24 баш сыер өчен ферма төзи. Быел авыл эшкуары “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү” программасы буенча грант отты.
Шул акчаларга хәзер сыерлар өчен ферма төзелеп килә. Терлекчелек объектында хайваннарны эчерү һәм тирес чыгару мехникалаштырылган, сөт суыту җайланмасы куелган. Фермада шулай ук бозаулау һәм яңа туган бозауларны тоту урыннары ясалган.
Фермер хуҗалыгында 20 сыер бар. 90 га мәйданда ул арпа, солы һәм күпьеллык үләннәр үстерә. Җир эшкәртү һәм азык әзерләү техникасы бар.
«Авылда да, шәһәрдә дә тырышырга кирәк, тырышмасаң, бернигә ирешеп булмый, – дип сөйли Радик Насыйбуллин. – Бүген дәүләтнең авылга ярдәме бик зур. Шундый ышанычлы ярдәм булганда, эшлисе генә килеп тора. Иренмичә эшләгәндә, авылда да рәхәттә, муллыкта яшәп була».