«Казан сугару техникасы заводы» ҖЧҖ «Алтын көз - 2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә үз мөмкинлекләрен күрсәтте. «КЗОТ» ҖЧҖ вәкилләре Россиянең әйдәүче агросәнәгать төркемнәре өчен очрашулар һәм презентацияләр үткәрде, нәтиҗәдә, компаниянең җитештерү продуктларын кулланып, яңа инвестиция проектларын тагын да камилләштеребрәк эшләү турында килештеләр.
Моннан тыш, күргәзмәгә килүчеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы стендында предприятие турындагы мәгълүмат белән таныша алдылар. «КЗОТ» ҖЧҖ белгечләре сүзләренә караганда, форумда катнашучылар яңалыкны югары бәяләделәр.