Көзге ярминкәләр 10 сентябрьдән башланган иде. Республика халкы авыл хуҗалыгы продукциясен 17 һәм 24 сентябрьдә, шулай ук 1 октябрьдә сатып ала алды. Казанда ярминкәләр 11 сәүдә мәйданчыгында оештырылган, Чаллыда – өч мәйданчыкта.
Казан һәм Чаллы ярминкәләре сәүдә мәйданчыкларына 2104,4 тонна бәрәңге, 249,7 тонна кәбестә, 122,9 тонна кишер, 109,2 тонна чөгендер, 743,7 тонна баш суган, 169,6 тонна сыер ите, 87,6 тонна дуңгыз ите,90,8 тонна кош ите, 2179,9 мең данә йомырка, 33,7 тонна ярма, 1092,9 тонна бөртекле ашлык, 384,8 тоннашикәр комы, 23,7 тонна каты сыр, 19,8 тонна балык, шулай ук 111,4 тонна катнаш азык һәм башка товарлар китерелгән.