«Агрокөчләр» холдингы 2014-2018 елларга инвестиция программасын гамәлгә ашыруның беренче йомгакларын ясый

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

«Агрокөчләр» холдингы 2013 елдан 2016 елга кадәр чорда шикәр юнәлешен үстерүгә 1,2 миллиард сумнан артык инвестиция кертте. Гомумән алганда, 5 елга исәпләнгәнинвестиция программасы 2 млрд. сумнан артык тотымны күздә тота. Акчалар “Зәй шикәре” ААҖен модернизацияләүгә һәм предприятиенең чимал базасын үстерүгә җибәрелгән. Заводның җитештерү куәте арткан, югары технологияле яңа җайланмалар сатып алынган.Инвестиция программасы кысаларында гамәлгә ашырылган әһәмиятле проектларның берсе - рафинад җитештерү буенча цех ачу булды, анда айга 330 тоннага кадәр продукция җитештерелә.

«Шикәр юнәлеше холдинг үсеше өчен өстенлекле юнәлешләрдән санала. Инвестиция программасын гамәлгә ашырганда, без шикәр җитештерү күләмен арттыру, продукция сыйфатының бүгенге таләпләргә туры килүен, продукциянең үзкыйммәтен киметү бурычын куйган идек. Моның өчен без инновационтехнологияләр гамәлгә кертәбез, дөньякүләм җитештерүчеләрнең тәҗрибәсен кулланабыз. Якындагы планнар - заводны НАССР системасы буенча тулысынча технологик җиһазлау», – дип сөйләде «Агрокөчләр» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

Инвестиция программасы кысаларында гамәлгә ашырылган чаралар “Зәй шикәре” ААҖенә актуальмәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итте. Инновацияләр кертү нәтиҗәсендә татлы тамырны саклагандагы югалтулар 2 мәртәбә кимеде. Заводның эшкәртү куәте аерым көннәрдә тәүлеккә 7600 тоннга кадәр җитә, шикәр чыгышы 1200 тоннадан артыграк, бу тармак буенча иэ югары күрсәткечләр. 2016 елда предприятие 1 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртүне һәм 145 мең тоннага кадәр шикәр җитештерүне планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International