Быелгы ел Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы умартачыларын мул бал уңышы белән сөендерде.
«Бер оядан уртача 55 кг бал алдык. Шуннан 30 кг – товар балы, 25 кг – кышка кала, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында умартачылык буенча башинспектор Әдип Хаҗиев. – Районда бал җитештерү һәм сату өчен барлык шартлар тудырылган. Шуңа күрә умарта оялары да арта бара».
Районда барысы 7 мең умарта оясы испләнә. Күптән түгел Азнакай шәһәрендә умартачылык өчен кирәкле әйберләр һәм бал сатыла торган икенче махсус кибет эшли башлады.
Әдип Хаҗиев әйтүенчә, хәзер бал кортларын кышка әзерли торган вакыт. «Умарта ояларын ачык һавада кышлату ысулы үзен яхшы күрсәтте. Әлеге асулны быел да кулланачакбыз», – диде ул.