Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Нурлат сөте» ҖЧҖендә көнбагыш суктыруны төгәлләделәр

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Нурлат сөте» ҖЧҖендә 1000 га мәйданда көнбагыш җыюны төгәлләделәр. Ике мең тонна май орлыгы суктырылган, гектардан 20 центнер уңыш алынган.

«Көнбагыш югары керемле культура булып санала. Без аны зур игътибар биреп үстердек һәм вакытында җыеп алу өчен бөтен көчебезне куйдык. Көннәр яхшы торганда, көндез генә түгел, төнлә дә эшләдек», –дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Олег Микушкин.

Хуҗалыкта үстерелгән көнбагыш уңышы турыдан-туры «Казан май экстракцияләү заводы» ААҖенә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International