Шимбә көнне, 1 октябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре республика күләмендә ел саен оештырыла торган “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Матюшино урманчылыгы участогында ылыслы агач үсентеләре утырттылар.
Мондый акция республиканың урман ресурсларын торгызу һәм арттыру, урманга сакчыл мөнәсәбәт булдыру, экологик хәлне яхшырту максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла.
Акцияне Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм белгечләре, министрлыклар, ведомстволар хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары хуплады.
Быел «Урман утырту көне» акциясе 31 октябрьгә кадәр озайтылды.