«Агрокөчләр» АҖендә «Amity» инновацион технологиясе буенча шикәр чөгендере җыюга керештеләр. Технологиянең асылы татлы тамырны үстерү, җыю һәм саклауның оригиналь ысулларын кулланудан гыйбарәт. Яңа технологияне гамәлгә кертү чөгендер җыю тизлеген 24 %ка арттырырга, технологик процессларны җиңеләйтергә, үсемлекләрне яклау чараларын куллануга чыгымнарны киметергә, шулай ук татлы тамырны аз югалтулар белән саклап торырга ярдәм итә. Технология холдингның авыл хуҗалыгы җирләрендә беренче мәртәбә 2015 елда кулланылды.
«Безнең планда – шикәр чөгендере җитештерү күләмнәрен планлы арттыру. Бу культураны үстерү - үсемлекчелектә аеруча табышлы юнәлешләрнең берсе. Узган ел шикәр чөгендере уңышы 700 мең тоннадан артып китте, быел бу күрсәткечне бер миллион тоннага җиткерү планлаштырыла. «Amity»технологиясен куллану аркасында без чөгендернең татлылыгын арттыруга ирешә алдык, бу исә шикәр җитештерү өчен бик мөһим сыйфат. Моннан тыш, яңа система чөгендернең сакланышын арттырырга ярдәм итә. Заводның кагат кырларында урнаштырылган вентиляция системасы ярдәмендә без чимал сакланышын арттыра алдык», – дип сөйләде «Агрокөчләр» АҖнең генераль директоры Светлана Барсукова.
2016 елда холдингның агрофирмалары шикәр чөгендерен 26 мең гектардан артык чәчтеләр. Шулардан 2мең гектар мәйданда Америка технологиясе кулланылды. Инновацион технологияне гамәлгә кертү өчен «AmityTechnology» компаниясенең заманча махсус техникасы сатып алынды.