2016 ел башыннан “Россельхозбанк” АҖенең Татарстан филиалы республикада сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрен финанслау өчен 5 миллиард сум акча бирде, бу узган елның шушы чорына караганда 1,5 мәртәбә күбрәк. Шул исәптән төбәкнең крестьян-фермер хуҗалыкларына әлеге юнәлештә 470 млн. сум кредит бирде, бу узган елгы күрсәткечләргә караганда 4,7 мәртәбә артыграк. Татарстанда КФХларны кредитлауда банкның өлеше 96%тәшкил итә.
Кредит акчалары авыл хезмәтчәннәренә чәчүгә вакытында әзерләнергә һәм өлгергән уңышны вакытында җыеп алырга, орлыкларны, техниканы, ягулык-майлау материалларын оператив сатып алырга, шулай ук “сезонлы” төп бурычларны вакытында хәл итәргә ярдәм итте.
«Россельхозбанк төбәкнең агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру буенча актив эш алдып бара. Бүгенгә Россельхозбанкның Татарстан филиалы, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә заем акчаларын оператив биреп, сезонлы эшләрне башкару өчен кредитлар алу ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә», – дип билгеләп үтте “Россельхозбанк” АҖенең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова.