Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районыннан КФХ башлыгы киләсе елде савым сыерларын 100 башка кадәр җиткерәчәк

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Мөслим авылыннан КФХбашлыгы Фәридә Кәримова киләсе елде савым сыерларын 100 башка кадәр җиткерергә уйлый. Әлегә хуҗалыкта 50 баш савым сыеры һәм 25 бозау бар.

«Узган ел, 100 башка исәпләп, сыер абзарын төзекләндердек, саву җайланмалары куйдык, сөт суыткычлар урнаштырдык, – дип сөйләде Фәридә Кәримова. – Хәзер 200 башка исәпләнгән бозаулар бинасына ремонт ясыйбыз».

2016 елда крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант оттты. Хәзер хуҗалыкта 5 кеше эшли – машина белән сыер саву операторлары һәм терлек караучылар.

«Азыкны кышка җитәрлек әзерләдек, – ди Фәридә Кәримова. – Быел уңыш та әйбәт булды бит. 1 гектардан уртача 34 центнер көзге бодай һәм 32 центнер көзге арыш алдык. Дөресен әйтергә кирәк, сабан культураларының чыгышы түбәнрәк булды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International