Республикада техник культураларны җыю дәвам итә

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

2016 елның 13 сентябренә Татарстанда 4,1 мең тонна көнбагыш суктырылган, бу культура бүгенгә 3,2 мең га мәйданда җыелган.

Көнбагыш Алексеевск районында 1029 га мәйданда җыелган, Мөслим районында – 720 га, Нурлат районында – 320 га, Зеленодольск районында – 250 га, Баулы районында – 190 га, Актаныш районында – 128 га, Азнакай районында – 120 га.

Республикада ашлык кукурузы 15,2 мең га (16%) мәйданда 52,1 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык 34,3 ц/га тәшкил итә.

Рапс 101,3 мең га (92%) мәйданда 63,5 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык – 6,3 ц/га.

Шикәр чөгендере 17,8 мең га (28%) мәйданда 563 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык гектардан316 центнер тәшкил итә.

Бәрәңге 2,4 мең га мәйданда 49,3 мең тонна чыгарылган, бер гектардан уртача 206 центнер уңыш чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International