Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының КФХ башлыгы фермасында 80 баш эре мөгезле терлек бар

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Көмеш Күл авылыннан КФХ башлыгы Марс Юнысов ит-сөт юнәлешендәге терлекчелек белән шөгыльләнә.

Бу хуҗалыкта 80 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 50 баш савым сыеры. Шулай ук 30 баш ат карыйлар.

«Озакламый, октябрьдә, сыерлар бозауларга тора, шуңа күрә әлегә сөт әзрәк, – ди Марс Юнысов. –Көнгә 200 литрга якын сөт савыла, аны Мамадышның сыр-май комбинаты ала».

Авыл эшкуары җитештергән итен Казан һәм Мамадыш шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сата.

Быел КФХда 450 гектарда арпа, бодай, арыш һәм солы үстергәннәр. «Хәзер көзге арыш чәчәбез. Терлек азыгын җитәрлек әзерләдек, кышны шуңа күрә тыныч каршылыйбыз – аңа әзерлегебез зур», – дип сөйләде Марс Юнысов.

Фермер әйтүенчә, аңа авыл тормышы ошый. «Авыл хуҗалыгы белән 2008 елдан бирле шөгыльләнәм инде мин», – ди КФХ башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International